Бүген Әдипләр: Илдус Илдарханов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Илдус Илдарханов

А Ә Б В Г Д Е Җ З =>И<= Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Гөлчирә Ибәтуллина Хәбир Ибраһим Булат Ибраһимов Айрат Ибраһим Габдрәшит Ибраһимов Галимҗан Ибраһимов Фәрит Ибраһимов Лира Ибраһимова-Вәлиди Саимә Ибраһимова Энҗе Ибраһимова Мартемьян Иванов Павел Иванов Ямаш Игәнәй Рәүф Игъламов Иделбикә Газиз Иделле Дамир Идиятуллин Рим Идиятуллин Шамил Һидиятуллин Хәмидә Идиятуллина Галимҗан Идриси Зөлхәбирә Ижбeрдиева Рафис Измайлов Нурия Измайлова Рәмзи Илялов Илтани Илялова Рахман Ильяс Габдрахман Ильяси Җәүдәт Ильясов Әлфия Иксанова Илсөяр Иксанова Рәйсә Имамиева Вахит Имамов Мөҗип Имамов Фәрит Имамов Нәкый Исәнбәт Фаил Ислам Вәдим Исламетдин Мидхәт Исламов Рамил Исламов Эльвира Исламова (Гәрәева) Зимфира Исламова Фәйрүзә Исмәгыйлева Хисаметдин Исмәгыйлев Венера Исрафилова Зөлфирә Исрафилова Рәзилә Исрафилова Әхмәт Исхак Әнәс Исхаков Гөлфия Исхакова Ләйсән ИСХАКОВА Сәрия Исхакова Гаяз Исхакый Госман Исхакый Сәгадәт Исхакый (Чагатай) Ләбибә Ихсанова Риза Ишморат Рәйсә Ишморатова Наил Ишмөхәммәтов Фәрит Йосыпов Дилә Йосыпова Йосыфбик
Илдус Илдарханов Илдарханов Илдус Гәрәй улы 1944 елның 12 октябрендә Татарстанның Мөслим районы Акай Күле авылында туган. Ширәмәт районындагы Тоба, Каенлы, Зәйдәге Югары Мәлем, Бигеш мәктәпләрендә укыды, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын (1969), ВЛКСМ Үзәк комитетының Мәскәүдәге югары комсомол мәктәбендә журналистика бүлеген (1973) тәмамлады. "Татарстан яшьләре" (1969-71, 1973-75), "Социалистик Татарстан" (1975-90) гәҗитләрендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, "Шәһри Казан" (1990-92), "Татарстан хәбәрләре"ндә (1992-95) баш мөхәррир урынбасары, "Шәһри Казан"да баш мөхәррир (1996-2003) булып эшләде. Бер үк вакытта Татарстанның спорт журналистлары федерациясен (1974-84), Татарча көрәш федерациясен (1989-91) җитәкләде. 2003-06 елларда республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясендә, 2006-09 елларда Бөтенрусия татарча көрәш федерациясендә матбугат хезмәткәре. Шул еллар эчендә журналист буларак «Правда» газетасы призына Тбилисида узган Бөтенсоюз кроссында, СССР профсоюзларының Свердловскидагы VIII кышкы спартакиадасы финал ярышларында (1975), Ульяндагы туплы хоккей дөнья беренчелегендә, РСФСР халыкларының Пермьдәге IX кышкы спартакиадасы (1989), ССРБ халыкларының Мәскәүдәге IX җәйге спартакиадасы финал ярышларында (1979), XXII җәйге Олимпия уеннарында (1980) катнашты. "Олимп тавына ничек менәргә" (1980), "Федор Симашев. Чаңгы юллары" (1984), "Халык һәм спорт уеннары" (1988), "Без көрәшле халык" (2003), "Алты егет булганнар — Богатырского рода племени" (2005), “Без көрәшче халык. Родом из борьбы. Tatars–nation of wrestlers» (2009) дигән китаплар чыгарды. Татарстанның һәм ССРБның Журналистлар берлекләре (1971), Халыкара журналистлар ассоциациясе (2001) әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде (1994), Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм – Хрустальное перо - 2004", “Бәллүр каләм – Хрустальное перо - 2010” бүләкләре иясе булды.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-201312 октябер http://adiplar.belem.ru/abdullina-rawbja.htm">Равия Абдуллинага 67 яшь http://adiplar.belem.ru/garifjan.htm">Гарифҗан Мөхәммәтшинга 75 яшь!