Бүген Әдипләр: Гөлназ Гатауллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлназ Гатауллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина
Гөлназ Гатауллина
Ул: Гатауллина Гөлназ Владимир кызы
Туган көне: 1993 елның 23 марты;
Туган ягы: Башкортстан Республикасының
Дүртөйле районы Түбән Әлкәш авылы;
Укый: Казан (Идел буе) Федераль Университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, 1 курс
Яраткан шөгыльләре: спорт, иҗат һәм сәнгать;
Ниләр яза: шигырьләр, нәсерләр, шулай ук публицистика өлкәсендә дә каләм тибрәтә.
Район, республика газеталарында басылганы бар.
“Болардан тыш волейбол, бию белән шөгыльләнәм, җырлыйм һәм бик тә яратып теннис уйныйм. 2008-2010 елларда парикмахер һөнәрен үзләштердем һәм бу эшне мин хобби буларак кабул итәм. Г.Исхакый, Н.Фәттах, Барбара Картленд, Омар Хаям иҗаты күңелемә бик якын. Психология белән философия фәннәре шулай ук кызыксыну уята. Зур теләгем: киләчәктә тагын бер югары белем алу һәм әдәпле, әхлаклы, милли рухлы балалар тәрбияләп үстерү”, - ди Гөлназ.
Кеше гомере

Ана карынын ярып
Сабый туды.
Кеше туды якты дөньяга...
Иреннәрен кымтып нидер эзли...
Оран сала бөтен җиһанга...
Сабый елый...

Тәпи китә сабый...
Авыз ерык...
Нәни куллар алга сузыла...
Ныгымаган аяк, егыла...
Кеше атлый...

Ак кәгазьгә кара каләм белән
Бала хәреф яза...
Ә каләме, наян, шаяра...
Хәрефләр дә никтер булышмый
Янып пешкән шушы балага...
Ә ул тырыша...

Тормыш кайный...
Аның уртасында кеше кайный...
Нидер уйлый, эзли, яңарта...
Иксез-чиксез аның мәшәкате...
Иртәгәсе көнгә ак өмете...

Газапланыр өчен генә, ахры,
Бәндә туа фани дөньяга...
Юк, килешмим.
Авырлыкларны җиңеп яшәр өчен
Кеше туа якты дөньяга.

Синең күзләр

Керфегеңә тамармын мин
Яз тамчылары булып,
Татлы йокыңнан уятып
Ай карар сиңа, тулып.

Боз катламын тишеп чыккан
Умырзаялар  булып,
Багармын синең күзләргә
Калыр күз яшең туңып...

Былбыллар ачар серләрем
Синең алдыңа кунып.
Җиргә сыймастай Мәхәббәт
Калмасын иде сулып!

Гөлләрдәге чыкка манып
Кулымдагы каләмне,
Исемеңне язып куйдым
Тутырып бар галәмне.

Хәрефләрдә йолдыз яна,
Синең күзләрең булып.
Изге Фатихасын бирде
Ак Фәрештәләр кунып.

Күк гөмбәзе балкып китте
Илаһи бер нур бөркеп.
Ак болытларда тулган ай
Йөзә могҗиза көтеп...

Табигатьнең  үзгә  мәле

Яз хәбәре килеп җитәр-җитмәс,
Уянмаган әле каеннар,
Кыяр-кыймас керфекләрен сирпеп,
Яз киләсе юлга карыйлар.

Җирең өсте ап-ак келәм әле,
Ак бүректән әле түбәләр.
“Саклан” дигән төсле шул түбәдән
Тамчы-сөңге җиргә төбәлгән.

Кояшы да кырыс кына карый,
Бик елмаеп бармый галәмгә –
Әллә җиргә берәр дәгъвасы бар,
Әллә үпкәсе бар адәмгә.

Тик күңелләр урынында түгел,
Көтү дулкынына корылган.
Табигатьнең шундый үзгә мәле – 
Бар табигать язга борылган.

Шагыйрьләр күп...

Шагыйрьләр күп: моңлы Туфан,
Усал ихлас Атнабай,
Җыр күңелле Наҗар Нәҗми,
Ил аксакалы - Мостай.

Күпме елларны матурлап,
Дәртләндереп сүттегез,
Күпме күңелнең иң нечкә
Кылларына чирттегез,
Күпме хисләрне ташытып,
Күпме моңнар түктегез.

Ил хәсрәтен эреттегез
Иҗат нурыгыз белән,
Күңелләрне нечкәрттегез
Моңлы җырыгыз белән.
Тик...
Үпкәләмәгез халкыма,
Халкымның шагыйрьләре.
Шагыйрьләрнең иң бөеге – 
Һаман да Тукай әле.

Туган телем – чиккән ак калфак

Калфагыма чигү чигәм
Алтын төсле җепләрдән.
Туган телем – татар теле
Шул калфакка бәйләнгән.

Ап-ак калфак, затлы калфак
Аклык-пакьлек сибелә.
Туган телем дә шул калфактай
Чәчкә генә, гөл генә.

Шул калфакның бер бизәге булып
Яши үлмәс шагыйрьләр.
Күңелләрдә һаман онытылмый
Искитмәле шигырьләр.

Калфагымдагы чәчкәләрем –
Туган телгә сөю билгесе.
Халкымның бәйрәм-йолалары –
Туган телнең көзгесе.

Сандугачлар, сиңа туган телем,
Бүләк итә җырлар бәйләмен.
Ә мин сиңа чиккән ак калфагымны
Сөю хисе итеп бирәмен.

Сүнмәгән өмет чаткысы

Менә  тагын  сиңа  килдем  әле
Һәйкәл  булып  басып  торасың,
Алты  дистә  гомер  сине  көттем
Еллар  алды  чәчнең  карасын.

Һәйкәл  булып  басып  торасың 
Белсәң  иде  йөрәк  ярасын
Көт! Кайтырмын  диеп  киткән иде,
Ул  күрмәде  газиз  баласын.

Менә  тагын  сиңа  килдем  әле
Шатлык  белән  тулы  өебез,
Оныкларың  кайтты  синең  янга
Бүген  безнең  шатлык  туебыз.

Кара  алар  ничек  матурлар, 
Чәчкә  тотып  сиңа  килделәр.
Сүнеп  барган тормыш  учагына
Яшәү  сулышы  өрделәр.

Һәйкәл  булып  басып  торасың,
Суык  ташның  юк  шул  җылысы.
Каһәр  сугыш  кире  кайтмасын
Булсын  өйдә  әткәй  җылысы.

* * *

Күңелләрдә  хәсрәт, күңелләрдә  сагыш,
Сине  көтмим сине - сагынам.
Үткән  артта  калды, үзгәртерлек  түгел,
Кире  кайтып  булмый  яңадан.

Күпме  ялгышлыклар – төзәтерлек  түгел,
Белсәм  иде  алдан  язмышны.
Уйланмаган  юллар, ялгыш  әйткән  сүзләр
Искә  төшеп  өсти  сагышны.

Юк, китегез, зинһар!  Онытасым  килә, 
Үткәннәрдән  килә  китәсем.
Соң  аңлаган  язмыш...  Күзләреңә  карап
“Гафу  ит”  дип  килә  әйтәсем.

Беләм, хаталарны  төзәтерлек  түгел,
Яра  алар  бүген  күңелдә, 
Саф  хисләрдән – хәсрәт, мәхәббәттән – сагыш,
Ә  күзләрдән  яшьләр  түгелә...

Үкенечле сүзләр, үкенечле  көннәр,
Үкенечле  язмыш  үтелгән!
Бәхет  янда  йөргән, күрми  алга  карап
Бер  дә  килмәс  бәхет  көтелгән.

Хушлашуы  авыр  үткән  көннәр  белән...
Сүнгән хисләр  кайтмый  киредән...
Бер  кадерсез  сөю  кире  килмәс, беләм...
Ә  бәхет  бит  янда  йөрегән!

Моң һәм дуслык

Сандугачның  моңлы  сайрауларын
Яратмаган  кеше  бар  микән?
Барысы  да  аны  тыңлаганда,
Көнләшкән  дә  кеше  бар  икән.
Әйе, үзем  күрдем, бер  көн  шулай
Сандугачым  үксеп  елады.
”Нәрсә  булды?” – дип  сорагач  та,
Хәсрәтләнеп  шулай  сайрады.
”Явыз  карга, диде, - канатымны
Каерды  да  этеп  төшерде,
Ә  элегрәк  миңа, күпме  еллар
Якын  дустым  минем, дип  йөреде.
Канаткаем  сызлый, күңлем  әрни
Якын  дуслар  бер  дә  булмады.
Дусларымны, минем  җырларымны
Көнләшүләр  җиле  урлады...”
Сөйләгәнен  аның  тыңладым  да
Үзаллы  мин  болай  уйладым:
Сандугачны  юк  итүдән  генә
Карга  аның  кебек  була  алмый.
Канатларын  сындырганнан  гына
Моң  югалмый, моңы  бит  кала.
Хәтта  кошчык  үзе  югалса  да,
Күңелләрдә  җыры  саклана.
Сандугачка  сабак:  бу  хәлдән  соң
Алдагысын  ныклап  уйласын.
Киләчәктә  дуслар  сайлаганда
Карга  кебек  дусты  булмасын.

* * *

Назначь  же  мне  свиданье  в  Интернете,
Средь  виртуальных  тоненьких  берёз,
Средь  паутинок  бесконечной  Сети,
У  океана  дивных  снов  и  грёз.
 
Модемный  скрип  заменит  шум  прибоя,
Цветочек  аськи  -  полевой  букет,
Фон  на  страничке  -  небо  голубое,
А  алый  шрифт,  как  солнечный  рассвет.
 
И  ты  простишь  меня  за  опозданье,
Виной  был  нераспознанный  пароль,
Я  так  спешила:  из-за  невниманья,
Нажала  вместо  буквы  цифру  0.
 
Бегут  часы... На  мониторе  строчки
Хранят  тепло  твоих  уставших  рук,
А  запятые,  скобочки  и  точки
Доносят  клавиш  музыкальный  стук.
 
Ещё  чуть-чуть!  Восход  уже  так  близок...
Там,  где-то,  в  чьём-то  мире,  за  окном,
Трещит  мороз  и  город,  словно  призрак,
Забылся  тяжким  одиноким  сном.
 
Пора  прощаться,  нет  соединенья...
Очнулась.  А  вокруг  лишь  пустота.
А  сладких  губ  и  наших  рук  сплетенье -
Мечта, лишь бестелесная мечта.
 
Романтика сейчас не в моде
 
«Романтика сейчас не в моде», - 
Сказал мне кто-то, улыбнувшись. 
И, приподняв в поклоне шляпу, 
Исчез куда-то, отвернувшись. 
 
А я задумалась: «Наверно, 
Был прав случайный тот прохожий...» 
Как вдруг настал чудесный вечер, 
На предыдущий непохожий. 
 
Жаль. Стало всё материально 
И мы забыли о прекрасном. 
О том, как здорово промчаться 
Под ливнем проливным, ужасным. 
 
В кино встречаем мы рассветы, 
В лесу цветы не собираем. 
И редко встретишь свечи где-то,
Ведь их, увы, не зажигаем... 
 
Забылись облака и небо, 
Забыли чаек над волною. 
И белый парус не качает 
Соленой, тихою волною... 
 
И я одна смотрю на звезды... 
Как вдруг подкралось это чувство. 
«Романтика сейчас не в моде...» 
Мне почему-то стало грустно...
 
Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013