Бүген Әдипләр: РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..."
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ

"Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..."

//РАФАЭЛЬ МОСТАФИН//

Фатих Кәрим тормышындагы "ак таплар"

"Татар әдәбияты тарихы"нда (5нче том, 95 б.) шагыйрь гомеренең бу еллары турында нибары бер җөмлә белән әйтелә: "Бөек Ватан сугышы чорына Ф.Кәрим шәхес культы белән бәйле репрессияләр, төрмәләр, лагерьлар аша үтеп, ныгыган, чыныккан шагыйрь буларак килеп керде".

Башка басмаларда да Ф. Кәримнең 1938 елның башыннан алып 1941 елның ахырынача булган гомере бөтенләй диярлек яктыртылмаган.

"Беренче таш"

Утызынчы еллар репрессияләренең үзенә күрә бер "кануны" була. Иң элек берәр газетада теге яки бу язучы турында үтергеч мәкалә басыла. Аннары әлеге мәкалә уңае белән "чаралар күрү" башлана: башта корбан буласы кешене партиядән яки комсомолдан куалар, аннан соң эшеннән чыгаралар. Ә тагы бераздан әлеге бәндә суга төшкәндәй эзсез югала. Әсәрләре басылмый, җырлары башкарылмый, исеме әдәбият тарихыннан сызып ташлана...

Фатих Кәрим белән дә нәкъ шулай була. Аңа беренче ташны "Яшь ленинчы" газетасы һәм "Пионер каләме" журналының баш мөхәррире язучы Ләбиб Гыйльми "ата". "Кызыл Татарстан" газетында (1937 елның 29 март саны) басылган мәкаләдә ул Ф.Кәримне "чит элемент", ягъни "халык дошманы", "Советка каршы коткы таратучы" дип атый. Мәкалә авторы яшь шагыйрьне үзенең социаль чыгышын яшерүдә (янәсе, мулла малае була торып, шуны яшергән дә алдау юлы белән комсомолга кергән), әсәрләрендә комсомолга, совет иленә яла ягуда һәм, иң әшәкесе, рус шагыйре, "троцкийчы" Павел Васильев белән элемтәдә булуда гаепли. Ф.Кәрим, чыннан да, моннан берәр ел элек Мәскәүдә үзенең яраткан шагыйре Павел Васильев белән очраша. Алар бер кич утырып гәп коралар, шигърият турында сөйләшәләр. Ә бераздан П.Васильевны "троцкизм"да гаепләп кулга алалар. Димәк, ул чор карашлары буенча Ф.Кәрим дә "троцкийчы" булып чыга.

Әлеге мәкалә тарихы турында Ф.Кәрим үзенең хатыны Кадриягә болай сөйләгән. Берничә ел элек Л.Гыйльми – ул вакытта әле комсомолның Татарстан өлкә комитетының икенче сәркатибе – китап нәшриятына үзенең яңа гына тәмамланган "Чын мәхәббәт" исемле романын алып килә. Нәшриятта балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире булып эшләүче Ф.Кәрим, романны укып чыккач, авторга кире кайтара. "Әсәр әлегә чиле-пешле, аның өстендә шактый эшлисе бар", – дип әйтә. Республика кү­лә­мендә идеология эшләрен алып баручы, бу өлкәдә үзен зур белгеч дип санаучы Л.Гыйльминең моңа бик хәтере кала. Дөрес, ул романы өстендә эшләвен дәвам итә, аны шактый яхшырта, шомарта һәм 1936 елда аерым китап итеп бастырып та чыгара. Әмма җае чыгу белән үчен ала.

Калганнары инде югарыда телгә алынган тәртип буенча эшләнә. Ф.Кәримне комсомол сафыннан чыгаралар, бераздан нәшрияттан куалар. Тиздән кулга алачакларын сизенеп, 1937 елның җәендә Ф.Кәрим йөкле хатынын кечкенә баласы Ада белән Уфага, туганнары янына "ял итәргә" җибәрә. Үзе, бер тиен акчасыз калып, ачлы-туклы яшәп, иҗат эшләре белән шөгыльләнә. Берничә ай эчендә ул Марк Твенның "Том Сойер маҗаралары"н тәрҗемә итеп чыга. Ялкынланып, ихлас күңелдән тырышып эшли. Ипи алырга да акчасы булмаганлыктан, ул базардан иң арзанлы әчегән эремчек сатып ала һәм шуны ашап ята. Хатыны, Уфадан кайткач, бу "эт ашамас әче тваругны" ташларга җыена, шунда Ф.Кәрим, мыек астыннан гына елмаеп, әйтеп куя: "Алай димә, сөеклем. Ул булмаса, ирең ачтан үлгән булыр иде..." Шунда гына Кадрия ханым иренең нинди хәлдә калуын аңлый башлый: моңача Ф.Кәрим аңа үз хәлләре турында бер сүз дә ычкындырмаган. Хәтта Уфадан пароходның яхшы каютасында кайтыр өчен, әҗәткә алып торып, акча да җибәргән...

"Том Сойер маҗаралары"н Ф.Кәрим нәшриятка, үзе урынында калган язучы Гариф Гобәйгә илтеп бирә. Күп тә үтми, Ф.Кәримне кулга алалар. Төрмәдән язылган запискаларында ул хатыныннан нәшриятка барып, тәрҗемәнең язмышы турында белешүен үтенә. Гаиләсенә матди яктан бераз ярдәм булыр дип ышана. Кадрия ханым Гариф Гобәй янына баргач, тегесе: "Том Сойер маҗаралары"ның кулъязмасы бездә юк, ул югалган", – дип җавап бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң бу китап нәшриятта басылып чыга. Тик аның тәрҗемәчесе Г.Гобәй дип күрсәтелгән була. Кадрия ханымның күңеле моңа бик әрни, ул бу турыда үзенең көндәлекләрендә кат-кат яза. Ләкин нишләмәк кирәк?! Ф.Кәрим төрмәдә утыра, ә тәрҗемәнең кулъязмасы аларда калмаган!

2-5956 нчы эш

Фатих Кәримне кулга алганда (1938 ел, 3 гыйнвар) аңа әле утыз яшь тә тулмаган була. Егерме тугызынчы туган көнен ул берничә көннән, 9 гыйнварда, ялгызы камерада каршылый. Бу вакытта ул инде язучы, унлап китап авторы буларак (сигезе – шигырь, икесе – проза), татар укучылары арасында шактый танылган була.

Нәрсәдә гаеплиләр соң Ф.Кәримне? Татарстанның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 2-5956 нчы эш моңа беркадәр ачыклык кертә.

Яшерен шымчыларның хәбәр итүләренә караганда, Ф.Кәрим бервакыт якын дуслары белән сөйләшкәндә: "Бездә талант партбилетсыз үзенә юл яра алмый", – дип ычкындырган. Тәнкыйтьче Гомәр Галине кулга алгач, Хәсән Туфан фатирындагы мәҗлес вакытында ул күз яшьләрен агызып елаган, Г.Галинең тизрәк котылып, исән-сау әйләнеп кайтуы өчен тост күтәргән. Барлык "гаебе" менә шушы. Моңа өстәп тагын аны социаль чыгышын яшерүдә гаеплиләр.

Менә шушыларга таянып, НКВД хезмәткәрләре Ф.Кәримне "милләтче", "пантюркист", "буржуазияне яклаучы", "троцкийчылар белән элемтәдә булучы" дип атыйлар. 1937 елның 29 декабрендә язылган кулга алу турындагы ордерда, боларга өстәп, аны ниндидер уйдырма "хәрби контрреволюцион троцкийчы оешмада" булуда гаеплиләр. Бу оешмада хәрби­ләрдән Якуб ага Чанышев, язучылардан Кави Нәҗми, Газиз Иделле, Сафа Гыйльфан һ.б. торган, имеш. Оешма әгъзалары С.Кировны, М.Горькийны һ.б. үтерүдә катнашкан, имеш. Ул чор гадәтләре буенча, НКВД хезмәткәрләре кулга алынганнарның барысын да "террор әзерләүдә" гаепләп, иң югары җәзага – үлемгә хөкем итәргә җыеналар. Конкретрак алганда, Ф.Кәримнең бу яшерен оешмадагы роле "оборона темасына язылган әдәбиятны тоткарлап, аны дөньяга чыгармаудан" гыйбарәт була.

Менә шуннан соң китә инде сорау алулар, кыйнаулар, тәүлекләр буе аягүрә бастырып тотулар, йокысыз төннәр һ.б. Әмма Ф.Кәрим алай җиңел генә сыгылып төшүчеләрдән булмый, нык тора, бернинди гаебен дә танымый, беркетмәләргә кул куймый.

1938 елның беренче яртысында эчке эшләр наркомы Ежов урынына Берия килгәч, "һавалар" беразга йомшарып ала. А.Солженицын бу күренешне "временный откат" – вакытлыча йомшару дип атый. Атарга өлгермәгән яки кыйналып-изелеп тә кул куймаган кайбер тоткыннарны иреккә чыгаралар, икенче берәүләрнең "эш"ләрен судка әзерлиләр. Әлбәттә, суд шул ук хакимият кулында кала һәм НКВД хезмәткәр­ләре күрсәтмәләрен төгәл рәвештә үтәп тора. Шулай да суд өчен ниндидер дәлилләр кирәк була. Һәм бу дәлилләрне ашыгыч рәвештә оештыралар да...

Иң элек үз кул асларында булган, ихтыярлары сындырылган тоткыннарны файдаланалар. "Эш"тән күренгәнчә, Ф.Кәримне берничә мәртәбә К.Нәҗми белән күзгә-күз очраштыралар. Кыйналган, изелгән, тәмам кешелеген югалткан К.Нәҗми, язучы иптәшенең күзенә туры карамаска тырышып, тикшерүче кушканнарны кабатлап утыра. Янәсе ул Ф.Кәримне "контрреволюцион яшерен оешмага" әле "Кызылармияче" газетында бергә эшләгән чорда ук тарткан. Янәсе, шагыйрь аның кушуы буенча советка каршы яшерен эш алып барган. Ф.Кәримнең: "Бу эш нәрсәдән гыйбарәт иде соң?" – дигән соравына каушап кала, нәрсә әйтергә дә белми, Ф.Кәрим "тоткарлаган" бер генә әсәрнең дә исемен атый алмый. Шуннан соң аны төрткәләп-суккалап алып китәләр. Яңадан инструкцияләр биреп, тагы очраштыралар. Ниһаять, тиешле беркетмәне төзиләр.

Шулай да К.Нәҗми НКВД зобаныйларының ышанычын тулысынча аклый дип булмый. Билгеләнгән көнне аны судка сак астында шаһит буларак китерәләр. Һәм ул алдан язылган, мәҗбүр ителгән язма мәгълүматларны укып чыга. Шулай да адвокат төпченә башлагач: "Әйе, мин Ф.Кәримне яшерен контрреволюцион оешмага тарттым, ләкин ул үзе бу турыда белмәде", – дип җавап бирә.

Соңыннан, аның бу ялгыш кына ычкынган сүзләренә таянып, адвокат Ф.Кәримне яклау җаен таба...

Башка тоткыннардан да шул рәвешле кирәкле шаһитнамәләр алалар. Әмма мондый шаһитнамәләрнең чын бәясен үзләре дә яхшы аңлаганга, болар белән генә суд алдына чыгарга җөрьәт итмиләр. Иректә алар кулы астында булмаган "белгечләр" кирәк була. Һәм андыйлары да табыла: атаклы совет язучылары Нур Баян, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс. Алар НКВД хезмәткәрләре кушуы буенча Ф.Кәрим иҗатына идеологик күзлектән экспертиза язалар. Бу документ КГБ архивында әлегәчә саклана. Монда нигездә Ф.Кәримнең "Аникин" поэмасы тикшерелә. Шигъри юлларны аннан-моннан йолкып, үзләренчә аңлатып, "белгечләр" бу зур күләмле, тирән эчтәлекле, патриотик хисләр тәрбияли торган әсәрне идеологик яктан зарарлы дип табалар.

Шагыйрьнең башка әсәрләрендә дә алар "кулак идеологиясе", "Советка, революциягә каршы коткы тарату" күрәләр. Менә шушы документ суд барышында хәлиткеч рольне уйный һәм Ф.Кәрим язмышын хәл итә дә инде...

Болардан тыш, судка шаһит буларак Ибраһим Газине чакырталар. Башта аның белән Черек күл бинасында тиешле "әңгәмә" үткәрәләр, ризалыгын алалар.

Шул ук архив материаллары күр­сәткәнчә, 1939 елның 15 февралендә НКВДга Хәсән ага Туфанны да чакырталар. Ул Ф.Кәримнең үзендә кунакта чакта Г.Галины жәлләп сүз әйтүен таный, ләкин шулай да аны үзенчә яклап маташа. "Ф.Кәрим халык дошманы түгел, аның бөтен иҗаты халык мәнфәгатьләрен яклауга багышланган", – дип әйтә. Соңыннан суд барышында да ул шул сүзләрен кабатлый, НКВД хезмәткәрләренең ачуын чыгара.

Нәтиҗәсе билгеле. Татарстанның Югары суды Ф.Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарганнан соң, башкаларга кагылмыйлар, ә Туфанны озакламый кулга алалар һәм шул ук Черек күл төрмәсенә ябып куялар.

Тоткын язмышы

Кадрия ханым көндәлекләрендә суд булган көн турында тәфсилләп язылган.

 Март аеның кояшлы, җылы, матур көне... Кадрия ханым, ирен судка кайчан алып киләчәкләрен алдан белеп, Чернышевский (хәзерге Кремль) урамында коляска белән аны көтеп тора. Коляскада кечкенә кызы Ләйлә мышный-мышный йоклап ята. Менә Югары суд бинасы янында "кара козгын" машинасы туктый. Машинадан төшкәндә берничә мизгелгә генә ябыккан, йончыган, саргаеп беткән Фатих Кәрим йөзе күренеп кала. Ул хатынын күреп киң итеп елмая, аңа кул изи. Һәм шундук аны этеп-төртеп суд бинасына кертеп җибәрәләр. Документларга караганда, бу 1939 елның 13 мартында була.

Судтан соң да Ф.Кәрим бер елдан артык Казанда була әле. Башта 1 нче төрмәдә утыра. Аннан соң аны шул ук төрмә күршесендәге 1нче колониягә күче­рәләр. Монда обойный цехта тоткыннар төрле өй җиһазлары: диваннар, урындыклар, пружиналы матраслар һ.б. ясыйлар.

Суд карарыннан соң Ф.Кә­римгә аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул Кадриядән күлмәк-ыштан, кашык-тәлинкә, бераз тәмәке сорый. Киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң Кадрия, ике яшьлек Ләйләне ияртеп, төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: "Әти! Кайт инде! Тизрәк кайт!" – дип кычкыра. Ф.Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып, бәргәләнә-бәргәләнә тыңлый...

Хөкем карары белән килешмичә, Ф.Кәрим 1939 елның 25 мартында кассацион гариза яза, "эш"ен яңадан тикшерүне таләп итә. Хатыны Крылова фамилияле адвокат яллый. Ул кассацион гаризаны рәсми яктан дөрес, дәлилле итеп язарга булыша, Ф.Кәрим янына колониягә дә килеп йөри, аны коткару өчен шактый көч түгә. Гаризада Ф.Кәримнең ул вакыттагы адресы болай күрсәтелгән: Казан, Зур Вахитов урамы, 18, ИТК № 1, обой цехы.

Үлем баржасы

1940 елның 26 июнендә Ф.Кәрим хатынына болай дип яза: "Мине бүген этапка алдылар. Мин икенче төрмәдә булырмын. Юлдан хат язып торырмын, борчылма. Иптәшләр бик яхшылар, без бик күп".

Берәр айдан аңардан икенче хат килеп төшә. "Без хәзер Ак диңгез буендагы Молотовск исемле яңа шәһәрдә (Архангельск өлкәсе) зур төзелеш эшендә эшлибез..."

Хат 1940 елның 15 июнендә язылган. Тоткыннарның хатларын энә күзеннән үткәреп тикшергәнгә күрә, Ф.Кәрим дөресен әйтә алмый, бик сак яза. Сөекле хатынын да борчыйсы килмәгәндер. Ә менә соңыннан, дусты Х.Туфан белән Кремль асты төрмәсендә очрашкач, ул аңа бу "бераз уңайсыз хәл" турында тәфсилләбрәк сөйли.

Бервакыт этап белән төньякка барган тоткыннарны диңгез буена китереп бушаталар. Берничә көн көткәннән соң аларны иләмсез зур агач баржаның трюмнарына дыңгычлап тутыралар. Утырган чакта ук Ф.Кәрим баржаның бик иске булуына игътибар итә. Буяулары уңып-кырылып төшкән, палуба такталары ярым черек, ярыклардан су саркыла. Тоткыннар тез тиңентен салкын суда басып торалар.

Баржаны буксир белән тарттырып каядыр алып китәләр. Шактый барганнан соң тоткыннар төтен исен сизә, дөрләп янган ут тавышын ишетә. Ярыклардан күреп алалар: конвой солдатлары, буксир корабына төялеп, ут капкан баржаны ташлап китәләр. Китә мәхшәр – ачыргаланып кычкыру, ләгънәт уку... Кайберәүләр, такта сыныкларын табып, баржаны эчтән җимерә башлый, палубаның пожар капмаган ягына чыга, суга сикереп, йөзеп чыгарга тырышалар. Әмма бозлы су бик салкын – әллә ни ерак китеп булмый.

Бераздан баржа су тулып бата башлый. Ф.Кәрим, такта кисәгенә тотынып, башкалар белән ярга таба йөзә. Күбесе батып үлә. Ярга берничә кеше генә исән чыга. Алар арасында Ф.Кәрим дә була. Сакчылар аларны берни булмаган сыман көтеп ала да, берәм-берәм җыеп, яңадан лагерьга китереп урнаштыра.

Соңыннан Ф.Кәрим бу вакыйга турында туганнарына да сөйләгән. Алар әйтүенчә, бөтен баржадан ике генә кеше исән калган.

Ул арада Казанда Ф.Кәрим язмышына кагылган бик җитди вакыйгалар була. "Хәрби оешма" эше буш куык булуы ачыклана. Я.Чанышев, К.Нәҗми, Г.Иделле һәм башка тоткыннарны тулысынча аклап төрмәдән чыгаралар. Ә бит Ф.Кәримне, аларның сүзләренә нигезләнеп, алар группасында булуда гаепләп хөкем итәләр. Бу турыда ишетү белән Ф.Кәрим СССРның Генераль прокуроры исеменә бик дәлилле итеп тагы бер гариза яза. Аның гаризасына кушылып, Кави Нәҗми дә Генераль прокурор исеменә бик җентекләп гариза яза. Төрмәдән чыгу белән К.Нәҗми үзенең Югары суд барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тарта, барысы да физик басым астында, кыйналып яздырылды дип аңлата. Ф.Кәримне яклап бер генә язмый – кат-кат яза, үзе дә суд сукмакларын таптый. Бу эштә Якуп ага Чанышев та катнаша, адвокат Крылова да бик нык ярдәм итә.

Йөрүләре нәтиҗәсез калмый. 1940 елның 2 ноябрендә СССР Югары суды Ф.Кәримне гаепләү нигезсез дип таба. Дөрес, тоткынны иреккә чыгармый чыгаруын, ләкин аның "эш"ен яңадан тикшерергә дигән карар кабул итә. Тикшерү "эш"ен яңабаштан үткәрү өчен Ф.Кәримне кайтару турында күрсәтмә бирелә.

Коми тайгасында

Фатих Кәримнең гаиләсенә язган хатларына караганда, тоткыннарны Ак диңгез аша Печора елгасы бухтасына илтергә тиеш булалар.

...Ләкин беренче баруда алар төялгән пароход боз тауларына килеп төртелә. Җәй уртасы булуга карамастан, пароход үтә алмый. Бозваткыч та бу очракта ярдәм итми. Тоткыннарны кире Молотовск шәһәренә кайтаралар. Бераздан, күрәсең, бозлар тарала төшә, һәм тоткыннарны Коми тайгасы уртасына илтеп ташлыйлар.

Ф.Кәримне Казанга күчерү турындагы карар 1940 елның ноябрь башында ук кабул ителгән булса да, бу карарны үтәргә бик ашкынып тормыйлар, төрле сәбәп табып, аны Коми лагерьларында тоталар. Шагыйрь бу турыда үзенең 1941 елның 6 мартында язылган хатында ачынып яза. Аның язуына караганда, аны әле 18 февральдә үк Казанга кайтарып җибәрергә тиеш булалар. Ләкин бюрократик сәбәпләр аркасында ("эш"е әзер булмау) аны тоткарлап калдыралар. Ул бик авыр хезмәттә – Воркута ягына тимер юл салу эшләрендә катнаша. Тоткыннар тачка белән сазлыкка ком, таш, балчык ташый. Нормасы зур, үтәрлек түгел. Ә норма тутырмаган кешегә паек бирелми. Соңыннан, сәламәтлеге какшау сәбәпле, аны бухгалтериягә күчереп, исәп-хисап эшен алып барырга кушалар.

Хат саен диярлек ул Кави ага Нәҗми, аның хатыны Сәрвәр апаның хәлен сорашып тора, башка язучы иптәшләренә дә сәлам юллый. Үзеннән хатлар килеп торса да, лагерьга Кадрия язган бер хат та килеп җитми.

Кожва поселогыннан соңгы хаты 1941 елның 27 мартында язылган. Шуннан соң, күрәсең, аны этап белән Казанга алып китәләр.

Яңа экспертиза

Фатих Кәрим Кремль асты төрмәсендә яткан вакытта аның шигырьләрен яңа экспертизага бирәләр.

Бу юлы әлеге четерекле эшне язучыларга түгел, рәсми кешеләргә, партия өлкә комитетында эшләүче пропаганда бүлеге мөдире Ф.С.Семеновка һәм матбугат бүлеге мөдире И.Х.Сабитовка тапшыралар. Һәм шушы "кәҗүнни" кешеләр (җитмәсә, берсе урыс кешесе дә әле) "Аникин" поэмасында да, Ф.Кәримнең башка әсәрләрендә дә: "Советка, революциягә каршы бернинди идеологик диверсия дә юк", – дигән нәтиҗәгә киләләр. Шулай итеп, Ф.Кәримнең ялганга, гайбәткә корылган "җинаять эше" җимерелеп төшә.

1941 елның 12 ноябрендә Татарстанның НКВД наркомы урынбасары Чембарисов: "Дело за недоказанностью прекратить, из-под стражи освободить", – дигән боерыкны бирә. Карар Мәскәүдә раслану белән, 1941 елның 3 декабрендә Ф.Кәримне, ниһаять, төрмәдән чыгаралар.

Татарстан НКВДсы карарыннан:

"Следственное дело в отношении Каримова Ф.В. прекратить за отсутствием улик, как недоказанное (реабилитировать)" 1 декабря 1941 года".

Бу көн Кадрия ханым күңеленә мәңгегә уелып калган. 1941 елның декабрендә зәмһәрир суык көннәр тора. Кәримнәрнең Миславский урамындагы фатирлары бик салкын була, чиләк­тәге су боз булып ката, йокларга ятканда да өске киемнәрен салмыйча ятарга туры килә. Кадрия ханым көн саен, эшеннән алданрак кайтып, мичне ягып җибәрә, шуннан соң кызларын алырга балалар бакчасына йөгерә.

3 декабрь көнендә дә ул шулай ашыгып-кабаланып кайтып керә. Фатир ишегендәге зур тимер йозак белән маташкан чакта аңа күрше бүлмәдә (элек анда кухня булган) яшәүче Даша исемле дворник хатын дәшә:

– Бер генә минутка безгә кереп чык әле.

– Кит әле, – дип кул гына селти Кадрия ханым. – Соңыннан, соңыннан... Бер минут вакытым юк. Мичне генә ягып җибәрәм дә балалар артыннан чабам...

Серле елмаюыннан нәр­сәдер сизенә башлаган Кадрия ханым күршесенә керә. Караса, тәрәзә янындагы урындыкта, читкәрәк карап, таушалган бушлат кигән, сукбайга охшаган кеше утыра. Йөзен сакал-мыек баскан, үзе ябык, төсе сап-сары. Тик күзләре генә аныкы – кара күмер бөртекләре сыман ялтырап торалар.

– Фатихым! Синме бу? Булмас, булмас...

– Кадриям!

Алар бер-беренә ташланалар. Елашалар, көлешәләр. Кадрия ханымның буыннары йомшап китә, аягында да басып тора алмый, сыгылып төшә.

Бераздан, аңнарына килеп, балалар бакчасына кызларын алырга йөгерәләр. Шулай итеп, Фатих Кәримнең дүрт елга сузылган төрмәләрдә, лагерьларда үткәрелгән "чыныгу чоры" тәмамлана.

Шул ук елның декабрь азагында Ф.Кәримне армиягә алалар, һәм ул фронтка китеп бара...


www.vatantat.ru


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013