Бүген Әдипләр: Камил Шәйхетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Камил Шәйхетдинов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф Х Ч =>Ш<= Э Ю Я Һ
Марс Шабаев Мин Шабай Лена Шагыйрьҗан Кастамунилы Шади Самат Шакир Луара Шакирҗан Әлфия Шакирҗанова Нәфисә Шакирҗанова Габделхак Шакиров Әзһәр Шакиров Гомәр Шакиров Мәүлит ШАКИРОВ Минсәгыйть Шакиров Мөнир Шакиров Илүзә Шакирова Лидия Шакирова Фәридә Шакирова Фәридә Шакирова-Зарипова Юлай Шамилоглы Афзал Шамов Салих Шамов Габдулла Шамуков Гөлүсә Шаһбан Шамил Шаһгали Галиәхмәт Шаһи Рәис Шаһи Розалина Шаһи Борһан Шаһиди Мансур Шаһимәрдәнов Әлфинур Шәвәлиева Касыйм Шәех" Ленар Шәех Фазыл Шәех Рәфәт Шәйдуллин Шамил Шәйдуллин Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ Роберт Шәймәрданов Фәһим Шәймәрданов Лилия Шәймиева Әгъләс Шәйхетдинов Дамир Шәйхетдин Камил Шәйхетдинов Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА Айдар ШӘЙХИ Асия Шәйхи Гөлназ Шәйхи Мөхәммәт ШӘЙХИ Сәяф Шәйхи Алмас Шәйхулов Рәшит Шәкүр Насих Шәкүров Сәет Шәкүров Фәрит ШӘКҮРОВ Динә Шәкүрова Искәндәр Шәмгунов Габдeлхак Шәмсетдинов Солтан Шәмси Таһир ШӘМСУАРОВ Яһүдә бине Шәрәф Әхсән Шәрипов Дамир Шәрәфетдинов Тимерхан Шәрәфетдинов Мөбәширә Шәрәфетдинова Исмәгыйль Шәрәфиев Рәфыйк Шәрәфиев Әнвәр Шәрипов Ирек Шәрипов Рамил Шәрәпов Рәниф Шәрипов Сәлах Шәрипов Xәлил Шәрипов Зөлфия Шәрипова Резеда ШӘРИПОВА Сәлимә Шәрипова Флүсә Шәрипова Флюра Шәрипова Кол Шәриф Мөхәммәд Шәриф Мәсгут Шәрифуллин Наил Шәрифуллин Эльмира Шәрифуллина Зәйдулла Шәфигуллин Рахман Шәфигуллин Фаил Шәфигуллин Фәрит Шәфигуллин Хөснулла Шәфигуллин Риза Шәфи Исмәгыйль Шәфиев Габдулла Шәрәфи Ягъсуф Шәфыйков Кәүсәрия Шәфыйкова Альфира Шәяхмәтова Халисә Ширмән Ишнияз бине Ширнияз Рәшит Шиһап Илфак Шиһапов Мансур Шиһапов
Камил ШәйхетдиновКамил Шәйхетдинов

Симәк турында да җыр кирәк!

(Юмореска)
Бүгенге көндә багышлап җыр язылмаган авыл юк бугай. Инде җыр язылмаган чүп үләннәре дә калмады. Әрем, эт эчәгесе, шайтан таягы һ.б. инде иң гүзәл үсемлекләргә әверелделәр. Хәер, билчән калган икән әле. Ну, ансын гына Роберт Миннуллин 2007 елдан да соңартмастыр, шәт. Бу мәсьәләне мин дә хәл итеп карадым. Барып чыгар да кебек. Менә бер күплетын гына тыңлап карагыз әле:
Билчән!
Билчән!
Әгәр синнән пешерсәң көлчә,
Шуны ашап мин дә көлсәм,
Көлә-көлә аска җибәрсәм,
Бер дә үкенмәс идем.
Хәтта үлсәм.
Яратам сине!
Яратам сине!
Яратам сине, билчән!
Ну, бераз җитенкерәмәгән җирләре бардыр. Беренче җырым бит. Урыс әйтмешли, беренче коймак. Әйе, бүгенге көндә багышлап җыр язылмаган авыллар бик әз калды. Аның берсе — Елгабаш. Икенчесе — Симәк. Өченчесе — Олы Чакмак. Олы Чакмакка багышланганын Фоат Садрыйдан көткән идек. Булмас, ахры. «Егетләр, мин җыр яза белмим. Олы Чакмак турында бер пьесса язып, Әлмәт театрына бирдем, хәзер трилогия яза башлыйм», — диде. Авыл халкы көтә инде. Акча җыеп, әллә Марсель Галиевне чакырыйк микән, диләр. Килер сиңа Марсель Гали. Аның эше тыгыз, диләр. Үлгәнче, 50 томлыгымны чыгарасым бар, дигән. Юкса, Татарстанда нефть бетеп, Татнефтьтер, Азнакайнефтьтер бетсә, соңарам, дип әйткән, ди.
Ә Елгабашка багышланганын язарга Риф Габбасов теләп алынган, дип, сөйләделәр. Әле үзенә ярдәм йөзеннән бер көлтә рифмалар да язып салдым. Менә аларның кайберләре:
«Елгабашы — атаң башы»
«Елгабаш — бетте баш».
«Елгабаш — ел да баш» һ.б.
Әйбәт кенә җыр туса, бер херши пивоны ала тек ала инде ул. Дөрес, ул җыр текстын Мөдәмил Әхмәтов «Авыл утлары» гәҗитендә чыгарттырмый инде. Рөстәм Хәйруллинның да теге гәҗите чыгудан туктады, каһәрең төшкән нәрсә. Юкса, Мөдәмилгә үч итеп булса да, бастырырлар иде әле.
Шулай, җәмәгать, Симәк халкы бик ялынып, ялварып сорагач, әлеге титаник хезмәткә алынырга булдым.
Минемчә, авылга багышланган җыр гади, эчкерсез, сәвримүнни һ.б. булырга тиеш. Эротикасы да булсын, шулай иткәч аны яшьләр дә җырлар. Ә яшьләр — безнең өметебез. Іәм, шулай баш вата торгач, җырның беразы килде дә чыкты. Чыкмады инде, чыгардым. Менә сез дә тыңлап карагыз әле:
Ни хәл итмәк кирәк?
Синнән киттем, Симәк.
Алла шулай язган
Булган инде, димәк.
Күплет саен хор дәррү күтәреп ала:
Симәк, Симәк, Симәк,
Шулай кирәк, димәк!!!
Менә күрдегезме, беренче күплетта ук дин белән бәйләдем дә куйдым оста итеп. Чынлап та, заманча чыкты әле бу. Аннан китә җыр героеның чит җирләрдә интегеп, зарыгып яшәүләре. Ул сызлана, үз алдына риторик сораулар куя:
Бер кайтырмын микән,
Симәк, Симәк, Симәк?
Үлеп калыйм мәллә,
Симәк, Симәк, Симәк?
Һәм, ниһаять, герой төпле карарга килә. Кайта! Үзен гаять тә гаепле саный:
Кайттым берчак, сагынып,
Сине бик-бик, Симәк.
Синең алда, Симәк,
Башны түбән имәк.
Мин үзем төп Симәк авылыннан булмагач, бик белеп бетермим инде. Гадәттә, җырларда герой чишмә суы ятып эчми калмый иде. Шулай булмаса, җыр буламыни ул! Мин дә эчерттем. Әгәр дә Симәктә чишмә юк икән, җирле үзидарә соңыннан булдырттырыр. Җыр телевизордан да яңгырый башласамы? Даны ни тора! Әлеге куплетның соңгы ике юлын бигрәк тә халыкчан, простуй иттем:
Чишмә буйларына төшеп,
Рәхәтләнеп утырып.
Кикергәнче эчтем,
Херши шешә тутырып.
Бәй соң, гомер эченә бер кайтып та, бу гамәле өчен аңа авыл халкы бер кәлимә сүз дә әйтмәячәк. Дәлшеме? Хор җырлый инде:
Симәк, Симәк, Симәк!
Шулай кирәк, Димәк!!!
Менә хәзергә шушында туктап тордым әле. Соң, аңлыйм инде, җырның ничек бетәчәген дә күз алдына китерәм. Бирсен ул берничә тәңкәне мәчет төзелешенә. Элекке яшьлек мәхәббәтен дә очратсын җыр герое. Туган нигезе юк. Аның урынында шәхси магазин. Зиратка барып тормас инде ул, чөнки ул әти-әнисенең каберен белми. Соравы оят. Газаплана инде. Шул газапланулар аркасында кесәсендә акчасы да бетеп китә. Іәм ахырда ул, ерак туганнарыннан әҗәткә акча алып, кире китеп бара. Кая китә? Моны язмыйм. Шулай иткәндә, җырның драматизмы көчәя төшә. Әле боларын рифмага саласы бар. Рифмалары әзер инде. Менә иртәгә Симәккә барып кайтам да, авыл халкы белән килешү төзеп, нотариустан раслаткач та язып бетерәм.
Кичә интернет аша Роберт Миннуллин белән элемтәгә кердем. «Ну, ничек, мәйтәм, әрем исе, әрем тәме? Менә Симәк турында җыр язып ятам әле». Укып күрсәттем бар булганын. Үлде, малай. Башта бераз сөйләшә алмый торды. Аннан соң гына әйтә алды: «Ә анда, Симәктә, юкмы әрем исе, әрем тәме». Менә шулай, җәмәгать. Ә сезгә, дус итеп кенә җырның соңгы куплетының якынча текстын җиткерәм:
Ни хәл итмәк кирәк?
Кире китәм, Симәк.
Алла шулай язган
Булган инде, димәк.
Иң ахырдан хор югарыда китерелгән мәшһүр ике юлны кызганыч тавышлар белән башкара. Аңа киек каз тавышлары кушыла. Минемчә, ул җыр беренче тапкыр Симәк авыл клубында яңгырар. Ул төнне авыл кешесе дә, яше-карты керфек какмаячак. Авыл турында җыр менә шундый булырга тиеш. Һәркөн әлеге җыр Мари Бүләр таулары өстенә үк менеп, кайтаваз булып, кире яңгырар.
Симәк, Симәк, Симәк,
Шулай кирәк, димәк!!!


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013